"Олимп" футбол командасы Ижауда узган ярышларда өченче урынны яулады

2021 елның 26 феврале, җомга

22-23 февраль көннәрендә Ижауда Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Матур уйна" турниры узды. Бу хакта "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексы хәбәр итә.

Әгерҗе футбол командалары да ярышларда катнашты. Командалар составына Ибраһимов Илназ, Нуретдинов Тимур, Гурьянов Глеб, Галкин Тимофей, Хәсәнов Җәлил, Муфтахов Денис, Закиров Данил, Ажимов Артур керде.

Турнир нәтиҗәләре буенча "Олимп"ның өлкән командасы "Б" дивизионында 3 нче урынны алды. Иң яхшы уенчылар дип Галкин Тимофей һәм Хәсәнов Җәлил танылды.

2011-2012 еллардагы кече команда сигез команда арасында җиденче урынны яулады. Иң яхшы уенчылар: Ажимов Артур, Закиров Данил.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/olimp-futbol-komandasy-izhauda-uzgan-yaryshlarda-chenche-urynny-yaulady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International