2021 елның гыйнварында Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд. сум табыш алган, шуның 6 млрд. сумы терлекчелек өлкәсенә туры килә

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында  терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән  видеоконференция-элемтә режимындагы  киңәшмәне  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2021 елның гыйнварында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд. сум табыш алган, шуның 6 млрд.сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 6% тәшкил итә. 118 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 5%), 109 мең тонна сатылган (2020 елга карата 104%), 2,8 млрд. сумлык табыш алынган (үсеш 7%).

 Мондый уңайлы базар шартлары сөт күләменең үсеш темпларын саклап калырга һәм керем дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирә. Районнар буенча сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеге төрле. Берәүләр табышны арттырса (Мамадыш, Түбән Кама, Ютазы районнары), икенчеләре зыянны киметергә тырыша.

Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 3 850 тоннадан артык сөт савалар, сатудан 102 млн. сумга якын акча керә.

43 муниципаль районның 14е генә республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак (республика буенча уртача – 17,3 кг). Кама Тамагы, Менделеевск, Зеленодольск, Югары Осланда әлегә уңай динамика бөтенләй күзәтелми.

 Агымдагы елда сөт продукциясен арттыруга 822 млн. сумнан артык субсидия каралган (шулардан федераль  ярдәм – 477 млн.сум, республика ярдәме – 345 млн. сум). Шул ук вакытта сөт сыерларының баш санын арттырган хуҗалыкларга өстәмә рәвештә 314 млн.сум каралган.

Ленар Гарипов 2020 ел нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү буенча килешү шартларын үтәмәгән районнар алынган субсидияләрне кире кайтарырга тиеш, дип искәртте. Ул ассызыклаганча, республикада сөт продуктлылыгы югары булган алдынгы хуҗалыклар аз түгел. 2021 елга терлекчелек өлкәсендә җитәкчеләрнең, зоо-һәм ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү өчен «Элита», Ветеринария академиясе, Татарстанның кадрларны яңадан әзерләү институты, Саба һәм Кукмара аграр көллияте базаларында практик дәресләр белән укыту семинарлары уздыру планлаштырыла.

 Ит җитештерү турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары түбәндәгеләрне хәбәр итте: 2021 елның гыйнварында 34 мең 700 тонна терлек һәм кош үстерелгән (2020 елга карата 100%), шуның яртысыннан артыгы кош ите (18 мең 200 тонна).

«Чаллы-Бройлер» (60% чамасы) һәм «Ак Барс» Кошчылык комплексы (29%) кош итен төп җитештерүчеләр булып тора.

2020 елда кошчылыктан табышлылык кимеде. Бу тискәре күренеш кош итенә бәянең уртача 10%ка кимүе белән аңлатыла (сәүдә челтәрләре арасында конкуренция арту нәтиҗәсендә). Бүгенге көндә кош итенә бәяләренең уртача 15 сумга (94 сумнан 110 сумга кадәр) артуы күзәтелә, һәм бу җитештерүне тотрыкландырырга һәм аның табышлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 Республика терлекчеләре 2020 елда дуңгыз ите җитештерүне 5%ка арттырдылар. Республика буенча дуңгыз итенең үзкыйммәте уртача 94,55 сум/кг тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 7,5%ка арткан. Хәтәрлекләргә дә карамастан, 2020 елда дуңгызчылык тармагы җитештерүнең тотрыклы үсешен саклап калды, үсеш  нәтиҗәлелеге 27,4% тәшкил итә. Гыйнвар аенда дуңгыз ите 8 мең 100 тонна җитештерелгән (2020 елга карата 101%). Аларның 55%ы «Кама Беконы» өлешенә туры килә.

Сыер ите җитештерү буенча 23 район тискәре динамика белән эшләде. Моның төп сәбәбе -   тукландыруның  тиешенчә булмавы, нәтиҗәдә, тәүлеклек  уртача үсеш тә түбән.

 Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, ит терлекчелеген үстерү өчен 2021 елга компенсацияләү һәм кызыксындыру субсидияләре каралган. Бу шул исәптән, нәселле терлекләрдән тыш,  ит юнәлешендәге таналар тоту өчен дә субсидияләр, терлекләр симертү өчен биналар төзүгә тотылган чыгымнарның федераль бюджеттан 25%ын каплау кебек кызыксындыру чаралары  карала, әмма бу очракта терлекләр саны 240 баштан да ким булмаска тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International