Әгерҗе укучылары "Кванториум"нан 4 нче урын яулап кайтты

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Кванториум" балалар технопаркында «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык кушымталарын эшләү: 3D модельләштерү һәм программалаштыру» юнәлеше буенча III Төбәк хакатоны узды.

3 ел инде балалар технопаркы AR/VR эшләнмәләре белән шөгыльләнүче балаларны җыя. Мондый балалар елдан - ел арта бара.

Быел бу чарага безнең Әгерҗе районыннан шәһәрнең 3 нче урта мәктәбе укучылары да кушылды. Барлык дүрт катнашучы да-мобиль Кванториумда яңа технологияләргә өйрәнүче. Алар инде проектлар эшли һәм кейсларны өстәмә һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып хәл итә.

"VR - Татарстан" хакатоны бик кызыклы килеп чыкты: балаларның проектлары бик җитди эшләнгән. Проектларны яклау вакытында жюри тарафыннан бик күп сораулар һәм хакатонда катнашучыларда кызыксыну уятты. Әгерҗе районы вәкилләре дә лаеклы чыгыш ясады - алар 4 нче урынны яулады (җитәкчеләре педагог Гарәфиева Э. Р.). 

Әгерҗе шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучыларына һәм педагогларына рәхмәт.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-ukuchylary-kvantoriumnan-4-uryn-yaulap-kaytty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International