Көллият студентлары чаңгы ярышларында көч сынашты

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

3 март көнне Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы студентлары районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев тарафыннан оештырылган Кубокка чаңгы эстафетасында катнаштылар. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм массакүләм спорт төре буларак чаңгы ярышларын популярлаштыру торды.

Ярышларда тугыз команда катнашты. Алар барысы да җиңүгә омтылдылар. Сәламләү һәм җентекле инструктаж узганнан соң, катнашучыларның бер өлеше разминка эшенә кереште, ә «ПМТ-18» төркеме инде стартка әзерләнде.

 

Спортчыларга җанатарлар актив ярдәм итте, ә алар, үз чиратларында, билгеләнгән дистанцияне тизрәк узарга һәм иң яхшы вакытны күрсәтергә тырыштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Кубокка 9 минут 37 секунд нәтиҗә белән "2Т-20" командасы ия булды, икенче урында-«ПМВ-18» командасы, икенче урында-10 минут 20 секунд, өченче урында - «С-20» командасы.

Барлык җиңүчеләр дә акчалата премия белән бүләкләнде.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/sport-denjasinda/klliyat-studentlary-chagy-yaryshlarynda-kch-synashty

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International