Әгерҗе йолдызлары “Созвездие–Йолдызлык“ фестиваленнән җиңүләр белән кайттылар

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Әгерҗенең иң талантлы яшь артистлары Актанышта узган “Созвездие–Йолдызлык“ фестиваленең зона турында Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарыннан килгән яшьтәшләре белән сәхнә тоттылар. 

Әлеге фестиваль быел 21нче тапкыр оештырылды. Әгерҗедә сайлап алу узганнан соң иң-иңнәр зона турында катнашу хокукы алдылар. Алар, дәрәҗәле жюри алдында “Вокал-соло“, “Хореография“, “Конферанс“ һәм башка номинацияләрдә чыгыш ясап, җиңүләр яуладылар. 

“Хореография“ номинациясендә Иж-Бубыйның данлыклы “Хыял“ ансамбле икенче урын яулады. Җитәкчесе – Гөлшат Җәләлетдинова.

“Вокал-соло“ номинациясендә район Мәдәният сарае каршында шөгыльләнүче Аделя Гобәйдуллина – беренче, Рината Гозәерова өченче урында. Кызларны фестивальгә педагог Елена Скворцова әзерләде. 

Әлеге номинациядә балалар сәнгать мәктәбеннән Анастасия Савинова – беренче, Иделия Исрафилова икенче урында. Җитәкчеләре – Гүзәл Сәләхиева һәм Александра Сырцова. 

Әгерҗе егете, хәзер Алабуга мәдәният-сәнгать көллиятендә белем алучы Алексей Казанкин да – беренче урында. 
“Конферанс“ номинациясендә Иж-Бубый балалар бакчасында тәрбияләнүче 5 яшьлек Сәйдә Сәләхова да җиңүче Дипломы белән бүләкләнде. Аның җитәкчесе – Гөлия Чигвинцева.

Бу яшь талантлар барысы да апрель аенда Казанда үтәчәк суперфиналга юллама алдылар. 

 “Драже“ бию коллективы (җитәкчесе – Алена Харисова) һәм “Конферанс“ номинациясендә Кадыбаш мәктәбе укучысы Лиана Габбасова (Эльмира Рәсулева) махсус приз белән бүләкләнделәр.  

Әгерҗе артистларына көч бирергә район башлыгы Азат Вәлиев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин да бардылар. Җитәкчеләр районыбыз йолдызларына уңышлар теләделәр, аларны әзерләгән педагогларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-yoldyzlary-sozvezdieyoldyzlyk-festivalennn-ilr-beln-kayttylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International