Бүген Әгерҗедә бадминтон федерациясе призларына район турниры уза

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген “Олимп” спорт комплексында бадминтон федерациясе призларына Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы турниры уза.

Анда Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе президенты Юрий Чеплыгин, бадминтон буенча Олимпия резервы республика спорт мәктәбе директоры Павел Фомин һәм район башлыгы Азат Вәлиев катнаша. Сүз уңаеннан, соңгысы үзе дә ракетка белән бик оста уйный.

Биредә иң яхшылар исеме өчен ярышырга шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук спорт сөючеләр һәм спорт ветераннары җыелды. ТР җыелмасы әгъзалары, Россиянең спорт мастерлары һәм спорт мастерына кандидатлар Александр Василькин, Михаил Гелашвили, Алина Романко һәм Мария Малыгина балаларга мастер-класс күрсәттеләр.

Бу минутларда уеннарның иң кызган чагы. Ә җиңүчеләрне иртәгә үк белербез! Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/bgen-gered-badminton-federatsiyase-prizlaryna-rayon-turniry-uza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International