Шаршады клубында “Эх, сез матур кызлар” дип исемләнгән бәйге узды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

7 нче март көнне Шаршады авыл клубында, 8 март халык – ара хатын кызлар көненә багышланган, “Эх, сез матур кызлар” дип исемләнгән бәйге булып узды.

Бәйгедә авылның сылу кызлары ярышты. Сөйкемле хатын-кызлар өчен кызыклы конкурслар узды, аларны алар җиңел генә башкардылар. Кызлар биеделәр, җырладылар, шаярттылар, кечкенә генә театральләшкән күренеш күрсәттеләр.

Бик күңелле һәм шәп булды. Килгән кунаклар, катнашучы кызларны көчле алкышларга күмделәр.

Бәйге матур биюләр, җырлар белән уралып барды.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/sharshady-klubynda-ekh-sez-matur-kyzlar-dip-isemlngn-byge-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International