Бу атнада Татарстанда -29 градуска кадәр салкыннар көтелә

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада шимбә, 13 мартка кадәр һава торышын фаразлаган. Бу вакыт эчендә республикада температура -29 градуска кадәр төшәргә һәм кабат күтәрелергә өлгерәчәк.

Пәнҗешәмбе, 11 мартта, төнлә һәм иртән 20-25 градуска кадәр салкын булачак. Синоптиклар фаразлавынча, кайбер урыннарда -29 градус салкын булачак. Көндез бераз кар явачак. Температура -12... -17 градус булачак.

Җомга көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә температура -25 градус, көндез -7...-12 градус тәшкил итәчәк.

Алдан фаразлаулар буенча, шимбә көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә -15... -20, көндез температура -5...-10 градуска кадәр җитәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International