Әгерҗедә этләр өчен приют төзиячәкләр

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Яз җитү белән сукбай этләр проблемасы тагын да кискенләшә. Чөнки алар зур-зур өерләр булып йөри башлыйлар. Безнең районда бу проблема белән бәйле хәл ничек? Нинди чаралар күрелә? Алга таба ниләр эшләү планлаштырыла?  Бу язмада күп кенә газета укучыларны борчыган сорауларга җаваплар эзләргә булдык. 

АВЫЛЛАРДА

Авыл җирлекләрендә узган һәр җыенда диярлек әлеге сорау күтәрелми калмады. Әйтик, Красный борда берәү, ике зур этнең коймалары аша сикереп кереп, читлекләрне ачуларын һәм куяннарны өзгәләп атулары турында ачынып сөйләде. 

Иж-Бубыйда әлеге проблеманың 2011 елдан бирле көн кадагыннан төшкәне юк. Нәкъ шул елны Пугачеводагы шартлаулар аркасында күп кенә этләр шунда качып киткәннәр. Башка авылларда да эт өерләрен еш күрергә була. 

Авыл халкы борчылса да, проблеманы хәл итү юлы әлегә табылмый. Кайберләре аңы белән сукбай этләрне атарга да әзер. Әмма бу закон тарафыннан тыела!

Рухи яктан да моның шулай булуын аңлыйбыз. Чөнки һәр тере җанның яшәргә хокукы бар. 

ШӘҺӘРДӘ

Шәһәрдә хәл тагын да катлаулырак. Этләрнең балаларга ташлану очракларыннан соң хәл тагын да кискенләште. Әйтик, Вокзальная урамында яшәүче берәү инде ничәнче тапкыр балаларын мәктәптән кибет каравылчысы китереп куюы турында бәян итә. Эт өеренә юлыгу белән укучы кибеткә йөгереп керә, күрәсең. Кибет сакчысына укучыны өенә кадәр озатып куюдан башка чара калмый. 

Күптән түгел 1нче гимназия укучысы белән булган хәл беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге хәл физ культура дәресендә була. Кызлар яннарыннан узып баручы этләрне үрти башлыйлар. Бер эт малайга ташлана.

–    Эт муенчалы иде. Димәк, хуҗасы да бар, – ди малайның әтисе. – Сүз уңаеннан: шушы хәлдән соң әлеге эт урамда күренми. Хуҗасы аны бәйгә утырткан, күрәсең. 

Ни кызганыч, әмма күп очракта кагыйдә буенча гамәл кылыр өчен башта ни дә булса килеп чыкканны көтәбез шул. 

Әлеге малайга килгәндә, ул тынычланган инде, мәктәпкә дә йөри башлаган. Уң кулы төзәлеп килә. Ә менә сул кулындагы яралар төзәлми әле. 

–    Моның өстенә, бала бик нык курыккан. Без үзебез дә курыктык. Бу беренче генә очрак түгел. Өч яшендә дә аны эт тешләгән иде, – ди әтисе. – Район хакимиятендә этләр белән бәйле проблеманы чишү юлын тизрәк тапсыннар иде инде. 

Социаль челтәрләрдә Октябрьская урамында да этнең балага ташлануы турында язмалар барлыкка килде. “Шәһәрнең  аскы өлешендә этләр кешеләргә караганда да күбрәк” дип язган кемдер. 

ЭТЛӘР ӨЧЕН ПРИЮТ

Шулай итеп, халык нәфрәте көчәя бара. Шул ук вакытта бу юнәлештә берни дә эшләнми дию дә дөрес булмас. 

–    Без этләрне аулау буенча операторлар эзлибез. Ике аукцион уздырдык инде. Кызганыч, әлегә нәтиҗәсез. Бүлеп бирелгән суммага этләрне тотарга, алып китәргә, стерильләштерергә, чип куярга һәм кире китерергә (закон шулай куша – авт.) ризалык белдерүчеләр юк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча уранбасары Ольга Баженова. – Проблеманы чишүнең тагын бер юлы бар. Яшьләр лидерлары Марина Михеева һәм Олеся Вәлиуллина катнашында инициатив төркем барлыкка килде. Алар этләр өчен приют оештырырга теләк белдерделәр. Без аларга вертолет мәйданчыгы артындагы тимер юллар тирәсеннән 60 сутый җир бирдек. Участок торак йортлардан ярты километр чамасы ераклыкта урнашкан. 

–    Бу коммерцияле булмаган оешма булачак. Объект иганәчеләр акчасына төзелә. Аны тоту да иганәчеләр карамагында булачак. Район башкарма комитеты төзелеш эшләрендә мөмкин булганча ярдәм күрсәтәчәк, әлбәттә. 

Хәйрия фонды хисап счеты аша булдырыла. Акчаларны файдалануга кагылышлы отчетларның барысы да үтәкүренмәле булачак. Әлегә кызлар уставны эшләү белән мәшгуль. Документлар әзер булу белән фондны Юстиция министрлыгы аша теркәү башкарылачак. Ул юридик зат кебек рәсми рәвештә эшләячәк. 

Приют 50 эткә исәпләнгән. Коммерцияле булмаган оешма булганлыктан, кызлар эшмәкәрләр белән  хезмәттәшлек итәргә планлаштыралар. Алар этләрне яхшы кулларга тапшыру белән дә шөгыльләнәчәкләр. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-etlrne-balalarga-tashlanu-ochraklary-eshaydy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International