Быел Май чабу бәйрәме Әгерҗе районы ЗАГСын да читләтеп үтмәде. Хезмәткәрләр тантаналы төстә кышны озатып, язны каршыладылар!
Әлбәттә инде, икмәк-тоз һәм кайнар коймаклар белән, чөнки быел яз үзе дә, туй алдыннан дулкынланган чын кәләш кебек, бик көйсез һәм нәзберек бит - күңелен күрергә кирәк.
Май чабу бәйрәменең шатлыгын яңа өйләнешкән парлар бүлеште: бу - Илсаф һәм Альбина Шакиртовларның, шулай ук Петр һәм Анна Устиновларның бәхетле гаиләләре.
Традицион коймак һәм сый-нигъмәтләрне алар рәхмәт әйтеп кабул итте, ә ЗАГС хезмәткәрләре яшь парларга сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм уңышлар теләде.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-zagsynda-gadti-bulmagan-tuylar-grlde