Шимбә көнне, 13 мартта, иртәнге 7.30 да Әгерҗенең Крестьянская урамы буенча машина йөртүче җәяүле баланы бәрдергән. Бу районда быел балигъ булмаганнар катнашында беренче юл-транспорт һәлакәте. Заводская урамында яшәүче 10 яшьлек малайның гимназиягә укырга баруы булган. Килүче автомобильне күрмичә, ул кинәт юлга йөгереп чыккан. Бәхеткә каршы, машинаның тизлеге зур булмый, тимер ат хуҗасы тормозга басып сулга борылырга өлгерә. Малай җиңелчә имгәнеп, сыдырылулар алган.
Машина иясе зыян күргән баланы шунда ук хастаханәгә илткән, анда аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
- Булган хәлләргә бәйле рәвештә без профилактика бүлегенә, мәгариф идарәсенә, мәктәпләргә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эшне көчәйтергә чакырып мөрәҗәгать яздык, - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Айдар Әхмәтшин. - Ата-аналарны да даими аңлату эшләре алып барырга чакырабыз.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/gered-yul-laktend-bala-zyyan-krgn