Полиция бүлеге халыкка мөрәҗәгать итә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның 15-26 мартында Татарстан Республикасы территориясендә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы үткәрелә.

Акциянең максаты - җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, килә торган мәгълүматны җыю һәм тикшерү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү һәм консультацияләр бирү.

Акция барышында полиция бүлеге Әгерҗе районы һәм шәһәре халкына гражданлык позициясе күрсәтергә һәм наркотик матдәләр таралу һәм куллану урыннары турында 2-25-41 телефоны буенча хәбәр итәргә, аноним рәвештә 2-17-37 телефоны аша хәбәр итәргә мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International