ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Р.Д. Яппарова кулланучылар хокукларын яклау декадасы кысаларында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде, кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү турында таләпләр аңлатылды.
Килгән сорауларга аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде, мәгълүмати материал таратылды.
Әйдәп баручы белгеч-эксперт
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Р. Д. Яппарова