Әгерҗелеләрне фикер алышуларда актив катнашырга чакыралар

2021 елның 19 марты, җомга

Инде 24 март көнне 18:00 сәгатьтә Әгерҗенең 3 нче урта мәктәбендә Карл Маркс урамын төзекләндерү проекты буенча гомумшәһәр киңәшмәсе узачак. Архитекторлар онлайн сораштыру, интервью һәм шәһәр халкы белән очрашулар нигезендә эшләнгән беренче эскизларны тәкъдим итәчәкләр.

Нәтиҗәне бәяләү һәм проектны алга таба үстерү буенча үз теләкләрегезне җиткерү өчен кушылыгыз. Катнашучыларның идеяләре һәм фикерләре алга таба төзекләндерү концепциясен эшләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International