Бу атнада Әгерҗе районы мәктәпләрендә "үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит"Бөтенроссия акциясе старт алды. Әлеге акциянең максаты-наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәмәгатьчелек җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү, шулай ук әлеге өлкәдәге тәкъдимнәрне гомумиләштерү.
Бүген акция барышында Тирсә урта мәктәбе укучылары авыл халкына наркотик чараларның зыяны турында, шулай ук аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык турында мәгълүматлар тараттылар.