Исәнбай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Исәнбай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Инновацион эшчәнлек – белем сыйфатын күтәрүнең бер шарты” темасына район семинары үтте.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан дәресләр, “Дөньяда иң матур тел ул – минем туган телем” сыйныфтан тыш чарасы, мастер класслар күрсәтелде.

Милли мәгариф буенча ресурс үзәк – Кадыбаш мәктәбенең эш тәҗрибәсеннән чыгышлар тыңланды. Район укытучылары тел буенча проектлар якладылар, дистанцион укуда актив кулланылучы эш алымнары, ысуллары белән уртаклаштылар.

“Туган телем – моңлы тел” шигъри марафонына нәтиҗә ясалып, катнашкан укытучыларга рәхмәт хаты тапшырылды.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/2021-tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely/isnbay-urta-mktbend-tatar-tele-m-dbiyaty-ukytuchylaryny-rayon-seminary-tte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International