19 мартта Варкләд-Бодья авылында халык җыенында социаль яклау вәкиле белән берлектә Әгерҗе районында клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова сорауларга җаваплар бирде. Ул авыл кешеләренә пенсияләрне индексацияләү һәм яңадан исәпләү, пенсия яшен арттыру буенча күчеш чоры, дәвалау урынына шәһәр ара транспортта бушлай йөрү, пенсионер статусы турында, дәүләт хезмәтләре яки пенсия фонды сайтлары аша гаризалар бирү мөмкинлеге турында сөйләде. Барлыгы 7 кеше консультация сорап мөрәҗәгать итте.
Авыл халкы өчен мондый очрашулар үзләрен борчыган сорауларны белдерү һәм сөйләшү мөмкинлегенең берсе.