Әгерҗедә "Дуслык боткасы" пешерделәр

2021 елның 23 марты, сишәмбе

19 март көнне Әгерҗенең үзәк китапханәсендә гадәти булмаган чара узды. Традицион язгы "Карга боткасын" яңа форматта оештырдылар.

Бу юлы язны каршы алу бәйрәмендә "Дуслык боткасы" пеште.

Бәйрәм хезмәткәрләрнең театральләштерелгән сәхнә күренешеннән башланды. Ул залдагы кунакларга бик ошады: балалар да, өлкәннәр дә көлешеп кул чаптылар, чөнки Язсылу һәммәсен дә инде ялыктырып бетергән салкын Кышны җиңде бит.

Аннан сәламләү сүзе белән оешма директоры Эльмира Капилова мөрәҗәгать итте. Ул бәйрәмнең тарихы, аның үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чара Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Ахырда китапханә хезмәткәрләре кунакларны "Дуслык боткасы" белән сыйладылар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-duslyk-botkasy-pesherdelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International