Кичә Әгерҗедә булган авариянең нечкәлекләре билгеле

2021 елның 23 марты, сишәмбе

22 мартта Әгерҗедә юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр иткән идек. Район ЮХИДИ бүлегендә "Әгерҗе хәбәрләренә" аңлатуларынча, машина йөртүче җәяүлене бәрдергән.

1989 елгы Әгерҗе кешесе, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткәндә, хатын-кызны бәрдерә. Билгеләп үтелгәнчә, ул элегрәк тә юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Хәзер дә җәзадан кача алмаячак: авто штрафстоянкага куелган, ә шоферга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Эш судка тапшырылган.

Зыян күрүчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән. Ул амбулатор дәвалануда.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kich-gered-bulgan-avariyane-nechkleklre-bilgele

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International