Татарстанда иң зур хезмәт хакын кемнәр алуы билгеле

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Татарстанда 2020 елның унике аенда уртача хезмәт хакы 2019 ел белән чагыштырганда 5,6 процентка арткан һәм 39,5 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, иң югары хезмәт хакын галимнәр, икътисадчылар һәм геологлар ала.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Республикада хезмәт хакының уртача күләме буенча файдалы казылмалар табу, финанс-иминият, фәнни һәм техник һөнәри эшчәнлек кебек тармаклар әйдәп бара. Кунакханә хуҗалыгы һәм җәмәгать туклануы, шулай ук авыл хуҗалыгы тармакларында эш хакы уртачадан түбәнрәк», - дип искәрттеләр ведомствода.

Федераль тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан хезмәт хакы иң югары булган төбәкләр рейтингында 38нче урынны били. 2020 елда республикада «Һөнәри һәм фәнни эшчәнлек» тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы башкаларныкына караганда югарырак булган. Аларның уртача эш хакы 61 мең сум тәшкил иткән, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/tatarstanda-i-zur-khezmt-khakyn-kemnr-aluy-bilgele

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International