Кичкетаңда "Короновирусны" яндырганнар

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Кичә Кичкетанда "Нәүрүз" бәйрәме узды. Бәйрәм җыр, бию,төрле ярышлар белән үрелеп барды, дип хәбәр итә авыл китапханәсе.

Кышбикә белән Нәүрүз бик озак көрәштеләр. Азактан барыбер Нәүрүз җиңде. Бәйрәмгә килгән барлык авылдашлар "Дуслык боткасы"ннан авыз итеп,тәмле белен һәм үлән чәйләреннән авыз иттеләр.

Соңыннан барлык авырулар бетсен дигән теләкләр теләп "Короновирусны" яндырганнар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/kichketana-koronovirusny-yandyrgannar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International