Данир Сабиров сториста инстачыларның сорауларына җавап биргән. Араларында ниндиләре генә юк.
«Әниеңә нинди бүләкләр бирәсең?» — дип сораучыга ул: «Яхшы бүләкләр. Минем бүләкләргә әти һәрвакыт шакката», — дип җавап кайтарган.
«Нигә «Инфинити» машинасын соңгы «Лексус»ка алыштырмыйсың? — дигән инстачыга: «Әлегә сайлый алмыйм», — дигән Данир.
«Сез Миләүшәне нәрсәләр эшләүдән тыясыз?» — дип кызыксынганнар. Данир хатынына олылар булган чараларда артык ачык киенергә рөхсәт итмәвен әйткән.
«Миләүшәнең кем булып эшләвен белергә теләүчеләргә: «Беренчедән, ул минем хатын, икенчедән, минем машинамны йөртүче, өченчедән — ул минем администраторым», — дип җавап кайтара артист.
Ике бала атасыннан: «Мәхәббәт белән шөгыльләнгәнегез бармы?» — дип тә сораганнар. «Юк, мин әлегә егет кеше, үбешкәнем генә бар», — дип шаярткан Данир.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/beshknem-gen-bar-danir-sabirov-zen-saf-eget-dip-belderde