23 мартта "Наз" приютының тәрбия - тернәкләндерү эшләре буенча директор урынбасары Егорова Олеся Ильясовна балаларга 2022 елда Казанда узачак Бөтендөнья кышкы Олимпиада турында сөйләде.
Балалар башкалага ярышларга 107 илдән ике мең спортчы килүе турында белделәр, махсус олимпиадалар интеллектуаль һәм физик яктан тайпылышлар булган кешеләр өчен җәмгыятьтә адаптация, социализация максатыннан үткәрелә, балаларга ярышларда максат юк-иң көчлеләрне ачыклау һәм рекордны теркәү, бары тик начарлыклары булган кешеләргә үзләрен чемпион итеп хис итәргә ярдәм итү турында сөйләделәр.
Бу олимпиада Россия территориясендә беренче тапкыр Татарстанда узачак. Дәрес ахырында балалар Махсус Олимпиада турында 2 видеоролик карадылар, дәрестә 16 тәрбияләнүче катнашты .
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kazanga-107-ildn-ike-me-sportchy-kilchk