Шаршады авылында саф һавада зур бәйрәм гөрләде

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезшләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.

Шаршады авылы җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге тарафыннан халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Нәүрүз мөбәрәк булсын" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм кунакларын учакта пешкән дуслык боткасы,самоварда кайнаган хуш исле чәй һәм тәмле белен белән сыйладык.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/sharshady-avyly-saf-tavada-zur-byrm-grlde-foto

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International