Әгерҗе районы чаңгычылары ярышларда призлы урыннар яуладылар

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

2021 елның 12 мартында Юдино бистәсендә чаңгы ярышларында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы зачетында Әгерҗе муниципаль районы вәкилләре катнашты.

Әгерҗе районы данын Бима авыл җирлеге башлыгы Михайлов Эдуард, Күләгәш авыл җирлеге башлыгы Васильев Юрий, Бима авыл җирлеге башлыгы урынбасары Яркәева Альбина, Бима авыл җирлеге башлыгы урынбасары Петряева Вера яклады.

Гомумкоманда зачетында спортчылар 3 урынны яуладылар. Ир-атлар арасында шәхси зачетта Михайлов Эдуард 1 урынны яулады. Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International