Әгерҗе шәһәрендә алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен ачыклау һәм бетерү буенча уртак чаралар үткәрелде. Дәүләт алкоголь инспекциясе, полиция, район башкарма комитеты Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан турыдан-туры бер сәүдә объектында ваклап сату вакытын чикләү чорында алкоголь продукциясен сату ачыкланган. Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 2015 елның 06 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенең 1 п. 2 пункты нигезендә (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән), алкоголь продукциясен 22-00 сәгатьтән 10-00сәгатькә кадәр ваклап сату тыела.
Хокук бозучыга административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән һәм аларны карау өчен җибәрелгән.
Алып баручы белгеч-эксперт
КИО НЧТО Госалкогольинспекция ТР Яппарова Р.Д.