Әгерҗедә ТНВ хәбәрчеләре булып китте

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

24 март көнне Әгерҗедә ТНВ хезмәткәрләре эшләде. Сюжет Әгерҗе шәһәрендә сукбай хайваннар өчен приют булдыруга багышланачак.

Чираттагы “Адымнар” программасына әзерлек кысаларында алар район башлыгы Азат Вәлиевтан, район үзәк хастаханәсе, Ветеринария берләшмәсе вәкилләреннән, Әгерҗе шәһәрендә хуҗасыз хайваннар өчен приют булдыру инициаторлары булган волонтерлардан интервью алдылар, шулай ук шәһәр халкы арасында блиц-сораштыру үткәрделәр.

Журналистлар сүзләренчә, тапшыру бу шимбәдә 20:00 дә эфирга чыгар дип көтелә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-tnv-khbrchelre-bulyp-kitte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International