Хөрмәтле Әгерҗе районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәм - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән иң җылы һәм ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!
Рухи кыйммәтләрне саклау һәм арттыру - җирдәге иң намуслы һәм җаваплы миссияләрнең берсе. Сезнең хезмәтегез шәхеснең сәламәт үсешен һәм яшь буынның иҗатына мәхәббәтен хуплый.
Сез башкалар ял иткәндә эшлисез, кешеләргә күңел байлыгын бирәсез, гүзәл белән аралашу шатлыгын бүләк итәсез. Сезнең идеяләр һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә Әгерҗе районы кызыклы тормыш белән яши. Без сезнең тырышлыгыгыз, максатчанлыгыгыз һәм сәнгатькә булган мәхәббәтегез нәтиҗәсендә ирешәчәк җиңүләрегезгә чын күңелдән шатланабыз.
Барыгызга да сәламәтлек, оптимизм, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек телим! Яныгызда һәрвакыт яңа иҗади җиңүләргә һәм казанышларга илһамландыручы кешеләр булсын!
Район башлыгы А.Р. Вәлиев