Коммерциячел булмаган оешмалар игътибарына!

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерциячел булмаган оешмалар адресына мөрәҗәгать итә һәм 2021 елның 15 апреленә кадәр үз эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән рәвешләр һәм тәртиптә хисап бирү бурычын искә төшерә.

Хисапларның актуаль формалары «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/node/2523.

Хисапларны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International