Терса мәктәбендә булачак һөнәрне сайлауның мөһимлеге турында фикер алыштылар

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Тирсә мәктәбе базасында район җитәкчелеге чыгарылыш укучылары белән очрашты. Анда район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин, крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Владимир Гончаров, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Илнар Гыйззәтуллин, яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы Татьяна Сергеева катнашты.

Чараның төп тезисы: авылны торгызыйк.

Профоринтация чарасында булачак һөнәрне сайлау һәм югары уку йортларына керү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу барышында балалар максатчан уку, федераль һәм республика программалары, ташламалар һәм стипендиаль ярдәм турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар, аларны борчыган сорауларны бирделәр.

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Дилүс Гатауллин авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча максатчан юнәлешне ничек алып булуы турында җентекләп сөйләде, мондый укытуның уңай якларын һәм киләчәктәге перспективаларны билгеләде.

Чара азагында район башлыгы катнашучыларга очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм югары квалификацияле белгечләрне туган якларында һәрвакыт көтеп торуын билгеләп үтте.

Чара турында тулырак газетабызның түбәндәге номерларының берсендә укыгыз.

Тулырак:http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-tersinkoy-shkole-obsudili-vazhnost-vybora-budushchey-professii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International