24 март көнне Әгерҗе шәһәренең үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге үткәрә торган "Росквиз" интеллектуаль уенында катнашты.
Чара Халыкара театр көненә багышланган иде. Уенда үзәк китапханә, район мәдәният йорты һәм клуб системасы командалары катнашты.
Командалар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
Шулай ук туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Үзәк китапханәдә Бима урта мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрелде. Балалар китапханә бүлекләре белән таныштылар. Быелгы китап күргәзмәләрен кызыксынып карадылар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/bibliotekari-prinyali-uchastie-v-intellektualnoy-igre-roskviz