Исәнбайда Нәүрүз бәйрәмен күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыралар. Быел да анда бөтен авыл халкы катнашты. Учакта ботка пеште, уңган ханымнар һәркемне тәмле коймак һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.
Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев авыл халкын яз бәйрәме - Нәүрүз белән котлады, ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын теләде. Бәйрәмгә килгән Кыш бабай балаларның осталыгын сынады. Нәүрүзбикә дә бирешмәде.
Олысы-кечесе өчен ярышлар да әзерләнгән иде. Аркан тартыш, мылтыктан ату, кул көрәштерү һәм башка бәйгеләрдә иң-иңнәр ачыкланды. Аларга буләкләр тапшырылды.
Бәйрәм җыр-биюләргә дә бай булды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/2021-tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely/isnbay-avylynda-nrz-byrme-grlde