Гадәттә, кызыл чөгендер озак пешә, аңа суын өстәп торасы, чәнечке белән тишкәлисе була. Чөгендерне тиз пешерү ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.
Беренче ысул
Кызыл чөгендерне гадәти ысул белән пешерергә дә сап-салкын суга салырга. Ул бик тиз йомшый. Чөгендерне әрчемичә, 30 минут чамасы пешерергә. Аннары кәстрүлне уттан алып, кайнар суны түгәргә дә салкын су салырга.
Икенче ысул
Чөгендернең кабыгын әрчеп, өч-дүрт кисәккә турарга, пароваркага салырга. Шунда 1-1,5 сәгать пешерергә. Тиз дә түгел кебек, ләкин су өстисе, чәнечке белән тишкәлисе булмый. Янына бәрәңге, кишер дә салып пешерергә ярый, диелә бу хәбәрдә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faydaly-kishlr/kyzyl-chgenderne-tiz-gen-nichek-peshererg