Бүген Кадыбашта гражданнарны кабул итүнең соңгы көне. Аннары күчмә поликлиника Исәнбайга күчәчәк. Бу авыл җирлегендә ул 29 марттан 9 апрельгә кадәр эшләячәк.
12 апрельдән 16 апрельгә кадәр белгечләр Салагыш авылында халыкны кабул итәчәк.
19 апрельдән поликлиника Красный бор авыл җирлегендә эшли.
3-14 май - Кичкетаң авыл җирлегендә яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү көннәре.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-rayone-prodolzhaet-svoyu-rabotu-mobilnaya-poliklinika