Клиент көненә багышланган мәгълүмати кампания кысаларында Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы ведомстволар эшчәнлеге мәсьәләләре буенча гражданнарны консультацияли.
2021 елның 30 мартында экспертлар гражданнарның "Изге эшләр көне" хәйрия фондында күчемсез милекне рәсмиләштерүгә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк.
Әлеге чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Калинин урамы, 3 йорт ("Яхшы куллар" склады) адресы буенча узачак. Бушлай юридик консультация алу өчен, алдан 8 (843) 236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк.
2021 елның 31 мартында Татарстанның Росреестр һәм Кадастр палатасы белгечләре дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия уздырачак. Кайнар линиягә шалтыратып, теләгән һәркем белә ала:
- Килешү кайсы очракларда туктатылырга мөмкин?
- Күчемсез милеккә һәм кадастр исәбенә хокукны теркәүне туктатып торганда, нинди гамәлләр башкару тәртибе?
- Документларны теркәүне туктатып торудан карамыйча кире кайтару нәрсә белән аерыла?
Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
8 843 255 25 10