1 апрельдән Татарстанда йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнә

2021 елның 26 марты, җомга

1 апрельдән Татарстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия юлларда йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Чикләү 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.

Бу күчәргә төшкән авырлык рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла. Чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган республика Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара.

Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр 10.00-22.00 сәгатьтә асфальт-бетон өслекле җирле юлларда авыр йөк ташучы автомобильләр хәрәкәте дә чикләнә. Әлеге чикләү һава температурасы +32 градуска һәм аннан да югарырак күтәрелгән очракта гамәлдә булачак. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/1-apreldn-tatarstanda-yk-avtomobillre-khrkte-chikln

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International