"КЭС-БАСКЕТ" ярышлары җиңүчеләре билгеле

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

26-27 март көннәрендә "Олимп" базасында "КЭС-БАСКЕТ" Республикакүләм Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды.

Ярышларда республиканың 10 районыннан егетләр һәм кызлар командалары катнашты.

Егетләр командалары арасында беренчелекне Зәй спортчылары яулады. Икенче урында - Чаллы егетләре. Бронзаны Мамадыш командасы алды.

Кызлар командалары арасында Чаллы кызлары җиңүче булды. Икенче урында безнең Әгерҗе кызлары. Өченче урынга Мамадыш командасы лаек булды.

Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kes-basket-yaryshlary-ichelre-bilgele

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International