Әгерҗедәге беренче язгы ярминкәгә хәтта ерак Нефтекамсктан да килделәр

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Әгерҗедә беренче язгы ярминкә үтте. Зур булмаса да, кеше шактый иде. Гадәттәгечә, иң зур чиратларның берсе ит һәм бал артыннан.

"Яхшы һава торышы, яхшы сәүдә. Инде беренче ел гына килүебез түгел, Әгерҗелеләр безне гел ачык чырай белән каршы ала”, - диләр ерак Нефтекамсктан килгән ИП Рудь сатучылары.

Маринадланган шашлыклар продукциясе халыкның күңеленә хуш килде. Кыздырган ит исе белән язгы кояш җылысы бәйрәм кәефен икеләтә ныгытты гына.

Азеводан умартачы Сергеевларның да үз даими клиентлары бар, андыйлар Әгерҗедә генә түгел, Яр Чаллы шәһәрендә дә продукцияне күпләп ала. Һәр ярминкәне түземсезлек белән көтәләр икән.

"Бик тәмле. Искиткеч! Туган ягыбызның кыр-болыннарыннан җыелганга шулай тәмледер ул. Һәрвакыт сатып алабыз. Хәтта берәр кайчан бәясе артса да, мондый ләззәттән баш тарта алмыйбыз!" - ди сатып алучылар.

Әгерҗедә авыл хуҗалыгы ярминкәләре алга таба да дәвам итәчәк. Ә бүгенгесе әгерҗелеләрнең йөрәгендә көтелгән язның дәртле музыкасы кебек әле озак яңгыраячак.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/geredge-berenche-yazgy-yarminkg-khtta-erak-neftekamsktan-da-kildelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International