Әгерҗенең яшь гаиләсенә “Ата-ана даны” Дипломы тапшырылды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Күптән түгел Горький тимер юлы күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләде. “Ата-ана даны” Дипломына лаек булган өч гаиләнең берсенә Әгерҗе локомотив депосы машинисты, алты бала атасы Алексей ТРЕТЬЯКОВ һәм аның җәмәгате Альбина лаек.  

Алексей да, Альбина да – Әгерҗедән. Танышканчыга кадәр бер-берсен белмәгәннәр. Альбина әти-әнисен булачак кияүләре белән таныштырганда аның башка милләттән булуына игътибар да итмиләр. Иң мөһиме, яхшы кеше булсын, диләр. Дөньяга бер-бер артлы оныклар туган саен әби белән бабай үзләрен бәхетлерәк тоялар.   

–    Балалар белән күбрәк Альбинага шөгыльләнергә туры килә. Мин – эштә, командировкаларда, – ди Алексей. 

–    Әмма безнең гаиләдә әти сүзе – закон. Ул командировкада булганда аны бик юксынабыз. Кайтуга ук балалар йөгереп чыгып каршы алалар һәм җибәрми торалар, – дип кушыла Альбина. 

Сүз уңаеннан: Альбинаны һәр сабые белән бала тудыру йортына алып киткән вакытлар да Алексейның  комнадировкаларда булган чакларына туры килә. 

–    Тизрәк өйгә кайтасы, улымны яки кызымны күрәсе, кочакка алып сөясе килә иде, – ди ул. 

Әйе, мондый онытылмас мизгелләрне бернинди кыйммәтле ташлар белән дә сатып алып булмый  шул. 

Тулысынча материалны газетабызның 11 санында укыгыз.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gerene-yash-gailsen-ata-ana-dany-diplomy-tapshyryldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International