Әгерҗедә чаңгы спортын үстерү буенча үзгәрешләр булачак

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Бу турыда район башлыгы Азат Вәлиев чаңгы спортын ябу буенча уздырылган ярышта бәян итте. 

Ул хәзерге вакытта районда чаңгы узышлары һәм биатлон буенча федерация төзү буенча документлар эшләнгәнлеген, “Орешник“ ял паркында һәм көчле чаңгычылары белән дан тотучы Күләгәш авылында быел яктыртылучы чаңгы трассасы булдыру турында карар кабул ителгәнлеген әйтте.

Районда “Төнге марафон“ оештыру күзаллануын да хәбәр итте. Әлеге идея тормышка ашкан очракта кичке сәгатьләрдә ветераннар, спорт сөючеләр арасында ярышлар уздыру мөмкин булачак, диде.

“Орешник“ ял паркындагы ике катлы йортның подвалын чаңгычылар өчен тренировка залы итеп төзекләндерәчәкләрен дә әйтте.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-chagy-sportyn-ster-buencha-zgreshlr-bulachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International