«Урман гүзәле» бәйгесендә җиңгән кызның башын чабып үтергәннәр

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Архангельск өлкәсенең Новодвинск шәһәрендә бер ир-ат таныш хатынын вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

33 яшьлек хатынның мәетен 20 мартта урман полосасында табалар. Мәетнең башы чабылган була. 

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хатынны үтерүдә шикләнеп аның белән моңарчы да таныш булган 40 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. 

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, мәрхүмә — Ольга Ш. Ул «Урман гүзәле» матурлык бәйгесендә җиңгән булган.

Криминалистлар ачыклаганча, җинаять ир-ат фатирында була. 

Ольганың нәни кызы һәм мәктәптә укучы улы ятим калган, диелә хәбәрдә. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/urman-gzle-bygesend-ign-kyzny-bashyn-chabyp-tergnnr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International