Путин ризалык бирсә, җәй ахырына, ниһаять, башкача яши башлаячакбыз

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр җәй азагына - Covid-19 инфекциясенә карата күмәк иммунитетка ирешкәннән соң бетерелергә мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.

«Әгәр дә [вакцинация] хәзерге кебек темплар белән барса, җәйгә, җәй азагына без шундый күрсәткечкә ирешербез дип уйлыйм», — дип китерә РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләрен.

Шул ук вакытта дәүләт башлыгы популяцион иммунитетка ирешү өчен илдә яшәүчеләрнең 70 проценттан да ким булмаган өлеше коронавирустан прививка ясатырга кирәклеген искәртте.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путинның Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясатуы турында хәбәр иткән иде. П

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slamtlek/putin-rizalyk-birs-y-akhyryna-niayat-bashkacha-yashi-bashlayachakbyz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International