Карл Маркс урамындагы янган ташландык йортта кеше мәете табылган

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Лениногорск районының Писмән бистәсендә Карл Маркс урамындагы ташландык йорт янган.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 11.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына килгән. Берничә минуттан килгән хезмәткәрләр янгынны тиз арада сүндергән. 

Янгын калдыкларын актарган вакытта хатын-кыз мәете табылган. Ул янгында һәлак булган. Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе билгеләнә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/karl-marks-uramyndagy-yangan-tashlandyk-yortta-keshe-mete-tabylgan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International