Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк. Бу хакта циркның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Элегрәк «Татар-информ» Казан циркында филнең эшчегә һөҗүм итүе турында хәбәр иткән иде. 29 яшьлек ир-атны хастаханәгә баш мие селкенү һәм кабыргалары сыну билгеләре белән китергәннәр.
Хәзер бу хәлнең барлык шартлары ачыклана, шулай ук зыян күрүченең хайваннар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын бозу-бозмавы тикшерелә.
Шул ук вакытта «Филләр һәм цирк магиясе» программасында үзгәрешләр булуы хәбәр ителә: алга таба филләр шоуда чыгыш ясамаячак.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kazan-tsirkynda-fillr-katnashyndagy-tamashalar-btn-krstelmyachk