Әгерҗе спортчылары армрестлинг буенча Россия чемпионатында катнашты

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

24-28 март көннәрендә Орел шәһәрендә армрестлинг буенча ХХХ Россия чемпионаты узды. Ярышларда илебезнең 50 субъектыннан 400дән артык спортчы катнашты.

Әгерҗе шәһәренең "Спорт мәктәбе" спортчылары шулай ук чемпионатта катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны яуладылар:

Шагеева Рузилә хатын-кызлар категориясендә 50 килограммга кадәр 8 урын яулады (12 урын - сул кул, 7 урын - уң кул).

Закиров Руслан 5 нче урынны алды (4 нче урында - сул кул, 7 нче урында - уң кул). Шулай ук ул 2021 елда Европа һәм Дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасының резерв составына керде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International