Илдә дә, республикада да, районда да коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Бездә әлеге кампания ничек бара? Аны куйдыру кемнәр өчен аеруча мөһим?
Шушы һәм башка сораулар белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард ОВЧИННИКОВка мөрәҗәгать иттек.
– Эдуард Вильевич, сөйләшүне районда вакцинация ничек баруы белән таныштырудан башлыйк әле.
– Безнең районга 675 доза вакцина кайткан иде. Аларның барысы да куелды. Шушы көннәрдә яңа партия кайтты. Шәһәр халкы арасында тимер юл оешмаларында эшләүчеләр актив. Прививка ясатучыларның яртысы – авыл халкы. Бу яклап Тирсә амбулаториясе баш табибы Дмитрий Богдановка да зур рәхмәт әйтәсе килә. Тирсәгә бер баруда 30дан артык кеше прививка куйдырган икән, бу табибның аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсе дә дип уйларга кирәк.
– Аңлату дигәннән, район халкы вакцина куйдыруга һаман да шикләнеп карый. Моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
– Минемчә, моның төп сәбәбе кешеләрдә вакцина, иммунитет барлыкка килү процессы турында мәгълүмат аз булу. Төрле социаль челтәрләрдә тискәре хәбәрләр киң таралган. Кешеләр бу хәбәрләрне укый, бер-берсенә тарата. Ә менә вакцина турында уңай фикерләр кешеләрне кызыксындырмый. Әйтик, безнең районда прививка ясаткан бер генә кешедә дә кире реакция булмады. Дөрес, кайберләренең тән температурасы бераз күтәрелде. Әмма бу – теләсә нинди башка прививка вакытында да күзәтелә торган хәл. Мин дә вакцинаны беренчеләрдән булып куйдырттым. Үземне яхшы хис итәм.
Галимнәр белдергәнчә, вакцинадан соң иммунитет ике елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Тулысынча материалны газетабызның 11 санында укыгыз.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/rayonda-koronaviruska-karshy-vaktsinatsiya-bara