Чәчү кампаниясенә әзерләнү кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн сум алган инде, тагын 2,3 млрд сум якын арада җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бер айдан чәчү кампаниясе башлана. Республика тулысынча орлык белән тәэмин ителгән. Шулай ук хуҗалыклар 167 мең тонна ашлама яисә 60,8 кг/га (2020 елга 13,6) туплаган. 80 кг артык ашлама Тәтеш (гектарга 101 кг), Зәй (98 кг), Минзәлә (97 кг) районнарында тупланган. Югары Ослан (37), Яшел Үзән (36), Әгерҗе (11) районнарында эшләр начар бара.
Хуҗалыкларда техниканы кыр эшләренә әзерләү һәм аны агрегатлау дәвам итә. 5-9 апрель көннәрендә машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия белән кабул итү планлаштырыла.
Республика чәчүлекләр структурасында 865 мең га азык культурасы яисә чәчүлекләрнең 26%ы бар. Министр районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына хуҗалыклар буенча терлек азыгы басуыннан файдалануга бер атна вакыт эчендә анализ ясарга, шулай ук чәчүлек мәйданнарының структурасын яхшырту чаралары планын эшләргә кушты.
Марат Җәббаров терлекчелек тармагының гыйнвар-февраль айларында йомгакларына аерым тукталды. Хисап чорында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 16,8 млрд. сум акча эшләгән, шуларның 13 млрд. сумы терлекчелектән, узган елга караганда 9%ка арткан. 66 мең тоннадан артык терлек һәм кош-корт үстерелгән, сатудан кергән табыш 6,5 млрд сум тәшкил иткән, үсеш 9%.
Ведомство башлыгы эре мөгезле терлек ите җитештерүнең аеруча зур игътибар таләп итүен билгеләп үтте. Республика буенча җитештерүчеләр, күрсәткечләрне 1%ка киметеп, узган елгы күләмгә чыга алмадылар. Аксубай, Спас, Минзәлә, Кама Тамагы районнарында тискәре динамика теркәлгән.
Сөт җитештерү өлкәсендә 2 айда динамика тотрыклы төстә уңай динамика күзәтелә. 227 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән (плюс 5,5 мең тн). 209 мең тонна чимал сатылган, 5,4 млрд сум керем алынган. Үсеш 5 % тәшкил итте. Сатып алу бәяләре дә югары керемгә ярдәм итә - 27 сум 16 тиен, бу узган елгы күрсәткечтән 1 сумга артык. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, сөт терлекчелеге һәрвакыт авылда төп керем чыганагы булды һәм булып кала бирә, һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кушты.
Татар яңалыклары версиясе: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1958159.htm Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте