Әгерҗе шәһәренә киләчәк "Нефтехимик" спортчыларының исемнәре аталды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәреннән "Нефтехимик" хоккей клубы Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының "Спорт мәктәбе" укучылары өчен алкалы хоккей буенча мастер-класс уздыруны планлаштыра.

Чара 2021 елның 8 апреленә Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатькә планлаштырылган.

Әлеге спорт вакыйгасы алкалы хоккейны популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, яшьләрне һәвәскәрләр һәм профессиональ хоккейга җәлеп итүгә, үсеп килүче буынга тәҗрибә тапшыруга ярдәм итәчәк.

Сезне “Нефтехимик” хоккей клубының танылган спортчылары Хәйруллин Марат, Чивилев Андрей, Хафизов Тимур, Мотыйгуллин Булат сәламләячәк.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/nazvany-imena-sportsmenov-neftekhimika-kotorye-priedut-v-agryz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International