Район игенчеләренә язгы кыр эшләрен көчәйтү йөкләнде

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Чәчү кампаниясенә әзерләнү кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн сум дәүләт ярдәме алды инде, тагын 2,3 млрд сум якын арада җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бер айдан чәчү кампаниясе башлана. Республика тулысынча орлык белән тәэмин ителгән. Шулай ук хуҗалыклар 167 мең тонна ашлама яисә 60,8 кг/га (2020 елга 13,6) туплаган. 80 кг артык ашлама Тәтеш (гектарга 101 кг), Зәй (98 кг), Минзәлә (97 кг) районнарында тупланган. Югары Ослан (37), Яшел Үзән (36), Әгерҗе (11) районнарында эшләр начар бара. Министр районнар җитәкчелеген бу юнәлештә эшне көчәйтергә өндәде.

Хуҗалыкларда техниканы кыр эшләренә әзерләү һәм аны агрегатлау дәвам итә. 5-9 апрель көннәрендә машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия белән кабул итү планлаштырыла.

Республика чәчүлекләр структурасында 865 мең га азык культурасы яисә чәчүлекләрнең 26%ы бар. Министр бер атна эчендә хуҗалыклар буенча терлек азыгы басуын куллануга анализ ясарга, шулай ук чәчүлек мәйданнарының структурасын яхшырту буенча чаралар планын эшләргә кушты.

Марат Җәббаров терлекчелек тармагының гыйнвар-февраль айларында йомгакларына аерым тукталды. Хисап чорында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 16,8 млрд. сум акча эшләгән, шуларның 13 млрд. сумы терлекчелектән, узган елга караганда 9%ка арткан. 66 мең тоннадан артык терлек һәм кош-корт үстерелгән, сатудан кергән табыш 6,5 млрд сум тәшкил иткән, үсеш 9%.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы эре мөгезле терлек ите җитештерүне аерым игътибар таләп итүен билгеләп үтте. Республика буенча җитештерүчеләр, күрсәткечләрне 1%ка киметеп, узган елгы күләмгә чыга алмадылар. Аксубай, Спас, Минзәлә, Кама Тамагы районнарында тискәре динамика теркәлгән.

Сөт җитештерү өлкәсендә 2 айда динамика тотрыклы төстә уңай динамика күзәтелә. 227 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән (плюс 5,5 мең тн). 209 мең тонна чимал сатылган, 5,4 млрд сум керем алынган. Үсеш 5 % тәшкил итте. Сатып алу бәяләре дә югары табышлы - 27 сум 16 тиен, бу узган елгы күрсәткечтән 1 сумга артык, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, сөт терлекчелеге һәрвакыт авылда төп керем чыганагы булды һәм булып кала бирә, һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кушты.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/selskoe-hozyaistvo/agrariyam-rayona-porucheno-usilit-rabotu-po-vesenne-polevym-rabotam

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International