Татарстан Республикасы Инвестицион советының беренче утырышында дүрт проект уңай бәяләнде, шул исәптән Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркын төзү проекты да.
Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Видеоконференция режимында утырышка республиканың барлык районнары да кушылды.
Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркын төзү проекты турында «ЗУР» ҖЧҖ директоры Марат Шәфигуллин сөйләде. Инде хәбәр итүебезчә, инвестор тимер юл вагоннарын эшкәртүне, тимер юл составларын формалаштыруны, вагоннарны карауны һәм әзерләүне, аларның артта калуын күздә тота. Сәнәгать мәйданчыгы хезмәтләренә Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре (ТАНЕКО, ТАИФ, Түбән Кама нефть химиясе, Менделеевсказот), шулай ук күрше регионнар предприятиеләре тарафыннан ихтыяҗ булачак.
Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге проект безнең район өчен бик мөһим һәм Әгерҗе шәһәре һәм район икътисады үсешенә көчле этәргеч бирәчәк. Шулай ук район администрациясе хосусый милекчеләрдә логистика паркын төзү өчен җир кишәрлекләрен сатып алуда ярдәм итте, дип ассызыклады.
(ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча).
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/proekt-stroitelstva-logisticheskogo-tsentra-v-agryze-odobren